Рөстәм Миңнеханов: «Без яшьләргә намус һәм Ватанга тугры хезмәт итү идеалларын тапшырырга тиеш»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан, Совет һәм Россия хәрби эшлеклесе, армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев бюстын ачу тантанасында катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат үзәге.

Бронза бюст Казанда, 188 нче номерлы күппрофильле лицей янында, генерал Мәхмүт Гәрәев урамыннан ерак түгел урнаштырылган. Авторы – Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин.

Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәев Урал җирендә туса да, йөрәге белән һәрвакыт татар тамырларына тугры калуын, үзенең килеп чыгышы белән горурлануын һәм республиканы еш кына искә алуын билгеләп үтте. «Генерал Гәрәев тормышы – Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге. Ул хәрби хезмәткә 50 елдан артык гомерен багышлаган, дүрт сугышта катнашкан, илнең алдынгы хәрби теоретикларының берсе булган. Мәхмүт Әхмәт улының хәрби стратегия һәм хәрби тарих буенча фәнни хезмәтләре Россиянең генә түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең интеллектуаль мирасының бер өлешенә әверелде», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Ул хәзерге вакытта яшьләрнең үз геройларын – Ватанны сакларга йөрәк кушуы буенча чыккан, тугрылыклы һәм батырлык белән хәрби бурычны үтәгән һәм үтәүчеләрне белү мөһимлеген искәртте. «Безнең бурыч – киләчәк буыннарга намус, абруй һәм Ватанга тугры хезмәт итү идеалларын тапшыру. Генерал Гәрәев әйткәнчә: «Армия көче – аның традицияләрендә, ә традицияләр – геройларны искә алуда». Бүген без аның васыятьләрен үтибез – Ватанны саклаучыларны хәтерлибез», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Республика Рәисе Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевның якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев 1923 елның 23 июлендә Чиләбедә туган. Бөек Ватан сугышында ветераны. Көнбатыш, 3 нче Беларус һәм 1 нче Дала фронтларында сугышкан. Мәскәүне саклауда, Смоленск өчен сугышта, Белоруссияне һәм Балтиканы азат итүдә, Маньчжуриядә Квантун армиясен тар-мар итүдә катнашкан. Сугыштан соңгы елларда Приморск хәрби округында хезмәт иткән. 1992 елда отставкага чыккан, аннары РФ Оборона министрлыгының генераль инспекторы булып эшләгән. 1995 елның февралендә, РФ Хәрби фәннәр академиясе оешканнан соң, аның президенты итеп сайланган. Кораллы көчләрне оператив әзерләү формаларын һәм методларын өйрәнүгә һәм эшләүгә, хәрби сәнгатьнең хәзерге проблемаларын тикшерүгә зур өлеш керткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре