Рөстәм Миңнеханов: "Без мөселман илләре белән багланышларга зур әһәмият бирәбез"

Татарстан мөселман дәүләтләре белән сәүдә-икътисадый багланышларны үстерүгә зур әһәмият бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы делегациясе белән очрашуда белдерде. Делегацияне Казанда ИХО Генераль секретареның сәяси мәсьәләләр буенча вәкиле Мөхәммәд Сәлах Тәкая җитәкли. Очрашу XV KazanForum мәйданчыгында узды.

Рөстәм Миңнеханов ИХО делегациясенә Kazanforumда катнашулары һәм форумга оешма тарафыннан ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Күптән түгел генә Россия делегациясе җитәкчесе буларак Гамбиядә узган XV ИХО саммитында катнаштым. Бу бик эчтәлекле һәм кызыклы чара булды, анда бүген Ислам дөньясын борчыган күп кенә мәсьәләләр каралды», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе, шулай ук очрашуда катнашучыларны ИХОның 55 еллыгы белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Ислам цивилизациясе дәүләтләрен күп поляр дөнья төзелешен кору, халыкара иминлекне тәэмин итү, тотрыклылык, төбәк дәрәҗәсендә икътисадый проблемаларны хәл итүдә үзенең ышанычлы партнеры итеп күрә. "Татарстан Россиянең ИХО белән элемтәләрен үстерүгә керткән өлеше белән горурлана. Мин берничә тапкыр ИХО Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очраштым. Оешма җитәкчелеге белән безнең элемтәләр яхшы традициягә әверелә. Узган елларда тупланган мөнәсәбәтләрнең динамикасына һәм дәрәҗәсенә шатмын», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ИХО белән тыгыз хезмәттәшлектә 2014 елдан бирле Татарстан Рәисе җитәкчелегендәге «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшли. 2021 елда чираттагы утырыш Җиддәдә узды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне үстерү – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Моны Владимир Путинның Kazanforumга федераль статус бирүе раслый.

Рөстәм Миңнеханов ИХО илләре белән товар әйләнеше артуын билгеләп үтте. Узган ел ул 83%ка арткан һәм 5,7 млрд доллар тәшкил итә. «Шул ук вакытта, безнең икътисадый мөнәсәбәтләр потенциалы күпкә зуррак», – диде Татарстан Рәисе.

Мөхәммәд Сәлах Тәкая Россия һәм ИХО илләренең һәрьяклап элемтәләрен ныгытуга Татарстан Рәисенең шәхси керткән өлешен билгеләп үтте. "Россия-Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме зур эш алып бара. Кичә мин мөселман илләренең Россия белән хезмәттәшлеккә омтылуының бик югары дәрәҗәсен билгеләп үттем. Төркемнең эше моңа җитди ярдәм итә. Россия – ислам дөньясының көчле һәм ышанычлы партнеры", – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре