Рөстәм Миңнеханов: «Без Татарстанда яшәүчеләр сәламәт булсын өчен шартлар тудырабыз»

2030 елга Татарстанда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны барлык халыкның 75 процентын тәшкил итәргә тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында әнә шулай дип белдерде.

Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 63 процентны тәшкил итә. 75 процентлык күрсәткечкә юлларының берсе – велосипед юллары һәм урам спорты өчен мәйданчыклар санын арттыру. Аерым алганда, бу эшне районнарда активлаштырырга кирәк. «Халыкның тормыш сыйфатын яхшырсын, Татарстанда яшәүчеләр сәламәт булсын өчен без республикада төрле шартлар тудырабыз. Татарстан – Россиядә спорт объектлары белән тәэмин ителеш буенча алдынгы төбәкләрнең берсе», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республиканың спортта ирешкән уңышларына да тукталды. Бу җәһәттән ул «Динамо – Ак барс» һәм «Зенит – Казан» волейбол клубларын, чирәмдә хоккей буенча «Динамо – Ак Барс» клубын, УНИКС баскетбол клубын һәм спортчыларны аерып атады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре