Татарстан иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый тотрыклылык, шулай ук төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы татулык, тынычлык ярдәмендә тотрыклы үсешен дәвам итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында әнә шулай дип белдерде.
Татарстанда яшәр, эшләр, гаилә кору, балалар үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. “Без туган җиребездә яшибез һәм аның иминлеге хакына максатчан эшлибез. Без традицион кыйммәтләребезне саклауда нык торабыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бу мирасны киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез