Рөстәм Миңнеханов: «Безне куркытучыларга бердәмлек белән җавап бирәбез»

Татарстан төрле дин һәм милләт вәкилләре арасындагы татулыкны саклауда һәрвакыт үрнәк булды һәм киләчәктә дә шулай булачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында әнә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Россиягә бертактаусыз басым ясалган шартларда, Татарстан да көчле мәгълүмати һөҗүмгә дучар ителә. «Әмма куркытырга, таркатырга теләүчеләргә без милләтебез бердәмлеге белән җавап бирә беләбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, милли традицияләрне, туган телләрне, дини традицияләрне, төрле дин вәкилләре арасындагы багланышларны саклауга зур игътибар бирелә. Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән әйтсәк, без җәмгыять тотрыклылыгының төп баганалары сагында торабыз. Ул шулай ук Казанда Җәмигъ мәчетен төзү һәм алга таба Казан Богородица монастырен торгызу, шулай ук туган телне, мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча башка карарлар кабул ителүен дә әйтте.

Татарстан Рәисе бу юнәлештә республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссиясенең, Татарстан халыклары ассамблеясе, милли-мәдәни берләшмәләнең зур эш алып баруын билгеләп үтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре