Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч - Бөек Җиңүнең юбилеен югары дәрәҗәдә уздыру

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына кадәр ике атна вакыт кала. Татарстанда бу мөһим датаны бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Рәис Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика ветераннары һәрьяклап ярдәм һәм игътибар ала. Бу хакта ТР матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юбилей чаралары кысаларында 8 227 ветеран Җиңү хөрмәтенә истәлекле медальләр алды инде. Шулай ук 149 фронтовикка шәһәр яки районның «Мактаулы гражданин» исеме бирелгән.

Матди ярдәмгә аерым игътибар бирелгән. Балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына, тыл хезмәтчәннәренә, тол хатыннарга, инвалидларга һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган түләүләр башкарылган. Моннан тыш, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына һәм муниципалитетларга ветераннарга, тол хатыннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә тапшыру өчен 8 796 азык-төлек җыелмасы китерелгән.

Рәис Татарстан шәһәр һәм район башлыкларына 5 майга кадәр медальләр, открыткалар һәм азык-төлек җыелмалары тапшыруны оештырырга кушты. Ул ассызыклаганча, бу тантаналы төстә һәм ветераннарның үзләре өчен максималь уңайлылык белән эшләнергә тиеш.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәйкәлләрне һәм обелискларны Җиңү көненә әзерләүне төгәлләргә, урамнарны һәм җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерергә, шулай ук бәйрәмгә багышланган барлык чараларда да иминлекне тәэмин итәргә кирәклеген искәртте.

«Безнең уртак бурычыбыз - Бөек Җиңүнең юбилеен югары дәрәҗәдә оештыру», - диде Рәис.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Бөек Җиңү Миңнеханов минниханов "80-летие Великой Победы" "80 лет Победы" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы"

Көн хәбәре