Күп гасырлар дәвамында безнең яклаучыларыбызга иң кырыс сынаулар туры килде, алар бу сынауларны һәрвакыт намус һәм лаеклы җиңеп чыкты. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада белдерде.
Тантана "Казан Экспо"ның И. Шакиров исемендәге концертлар залында узды һәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флагларын һәм Казан югары хәрби команда училищесы Байрагын кертүдән башланды. Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары башкарылды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада Ватанны саклаучылар елына старт бирелде. "Форсаттан файдаланып, катнашучыларны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйсым килә. Бу дата безнең хәрбиләрнең батырлыгын һәм каһарманлыгын, Россия армиясенең һәм флотының бөек тарихын һәм җиңү традицияләрен, Ватанны саклаучыларның буыннар дәвамчылыгын символлаштыра", - диде ул.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, илебездә һәм республикада игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы 80 еллыгы билгеләп үтелә торган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең тарихи әһәмиятен, махсус хәрби операциядә, Әфганстандагы сугышта, Төньяк Кавказдагы террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучыларның батырлыгын һәм каһарманлыгын, Сүрия Гарәп Республикасы территориясендә махсус бурычлар үтәүче, шулай ук башка локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучыларның батырлыгын ассызыклый.
"Ватанны саклаучылар - үз иленең язмышы, аның тыныч һәм имин киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстенә алган кыю кешеләр. Хәрби бурычны һәм хәрби вазыйфаларны үтәү югары дәрәҗәдәге куркыныч белән бәйле. Кызганычка каршы, югалтуларсыз булмый. Ватанны саклаучыларның батырлыклары безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм бер минут тынлык игълан итте.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, тарихыбызның иң авыр фаҗигале битләренең берсе - Бөек Ватан сугышы. "Бары тик безнең солдатларның һәм офицерларның гаҗәеп, тиңсез батырлыгы, бөтен совет халкының батырлыгы гына дошман басымына каршы торырга, һәм фашизмга җимергеч удар ясарга, бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешенең гомерен саклап калырга мөмкинлек бирде. Без һәрвакыт җиңүчеләр буынын истә тотачакбыз һәм аларга хөрмәт күрсәтәчәкбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга, һәр ветеранны кайгыртырга һәм аларга мөмкин кадәр игътибар күрсәтергә кушты.
Татарстан Рәисе фикеренчә, барлык чараларны берләштерүче төп тема тарихи дөреслекне саклау булырга тиеш. Көнбатышның совет халкының фашизмны җиңүгә хәлиткеч өлешен шик астына кую омтылышларын исәпкә алып, тарихи белем бирү белән системалы рәвештә шөгыльләнү мөһим, бигрәк тә яшь буынга. Бу эшкә Рөстәм Миңнеханов ветераннарны һәм МХОдә катнашучыларны җәлеп итәргә өндәде. Тарихи дөреслекне саклауда мәдәният өлкәсенә зур роль бирелә. ТР Рәисе геройларыбызның батырлыкларын данлаучы әсәрләр иҗат итү эшчәнлеген активлаштыру зарурлыгына аерым игътибар бирде.
"Бүген илне яңа геройлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар яклый. Безнең бурыч - үз йортлары һәм гаиләләре өчен тынычлык тәэмин итеп, аларга мөмкин кадәр ярдәм итү. Төзелгән социаль гарантияләр системасы эзлексез эшләргә тиеш. Бу өлештә без бигрәк тә республикада оештырылган "Ватанны саклаучылар" МХОдә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы, ТР МХО ветераннары ассоциациясе, иҗтимагый һәм ирекле хәрәкәтләр эшчәнлегенә исәп тотабыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Махсус операция ветераннарын иҗтимагый тормышка җәлеп итү һәм аларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре аеруча актуаль. Агымдагы елда «Батырлар" республика кадрлар проектын гамәлгә ашыруга старт бирелде. "Татарстан Геройлары" - "Геройлар заманы" федераль проектының аналогы. Әлеге проект МХОдә катнашучыларны һәм ветераннарны, аларның сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, аларның идарә итү потенциалын ачу һәм гражданнар өлкәсендә куллану максатларында, укыту программасын күздә тота. Рөстәм Миңнеханов ветераннарны һәм МХОдә катнашучыларны «Сезнең тәҗрибәгез, кискен ситуацияләрдә карарлар кабул итә белүегез бүген бик кирәк» проектында актив катнашырга өндәде.
Ахырда Татарстан Рәисе Ватанны саклаучыларга рәхмәт белдерде һәм киләчәк бәйрәм белән котлады. Аннары ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
«Казан Экспо»да Ватанны саклаучылар көненә багышланган концертка Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан 2,5 меңнән артык кеше җыелган: МХОдә катнашучылар һәм ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, төрле хәрби конфликтларда катнашучылар, куәт һәм хокук саклау органнары вәкилләре, шулай ук аларның гаилә әгъзалары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез