Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды»н башка ике программа белән берләштерергә кушты

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының тормышка ашырылуы турында сөйләде. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Республикада 10 февральдә ишегалды территорияләрен спорт, балалар өчен һәм башка җайланмалар белән тәэмин итү максатыннан җайланмалар сатып алуга керештеләр. 14 февральгә программаның гомуми лимитыннан җайланмаларның 80%ы җыелган, дип хәбәр итте Наилә Зиннәтуллина.

Быел балалар өчен һәм спорт җайланмалары ассортименты тагын бер җирле җитештерүче тарафыннан киңәйтелгән – компания Чүпрәле раионында урнашкан. Әгерҗе, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Нурлат һәм Чистай районнары җайланмалар сатып алу эшләрен төгәлләгәннәр. Алар өчен 93,7 млн сумлык спецификация формалаштырылган һәм җитештерүчеләр белән килешү төзү өчен тәэмин итүчегә тапшырылган, дип ачыклык кертте Наилә Зиннәтуллина.

Шул ук вакытта Арча районы – бу эшне башламаган бердәнбер район. Җайланмаларны вакытында сатып алу өчен эшне 21 февральгә кадәр төгәлләргә кирәк. Киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын тагын бер мөһим юнәлеш – программаларны синхронлаштыру. «Безнең ишегалды» программасын синхронлаштыру процессы юл эшләре, челтәрләрне алыштыру һәм ремонтлау, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау кебек программалар белән бергә алып барылырга тиеш.

Безгә планлаштырылган барлык эшләрне килештерергә һәм синхронлаштыруны төгәлләргә кирәк, диде «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры, ул шулай ук Казанда, Әгерҗе, Зеленодольск районнарында бу эшләрнең башлануын ачыклады. Башка муниципалитетларны да ул активрак катнашырга сорады.

Ул Түбән Кама районына аерым игътибар бирде - анда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелә торган 44 ишегалды территориясендә челтәрләрне алмаштыру эшләре планлаштырылган. Наилә Зиннәтуллина узган елларда төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен карап тоту темасы турында да сөйләде.

Ул ассызыклаганча, аларга агымдагы хезмәт күрсәтү ремонтка караганда җиңелрәк һәм арзанрак. Ишегалларын тикшерүләр һәм «дефектовкалар» оештырылачак, бигрәк тә бу аларда урнаштырылган җайланмаларга кагыла - чөнки җайланмаларның бер өлеше әле гарантияле хезмәт күрсәтүдә. Комиссия составында җайланмалар белән тәэмин итүчеләр дә эшләячәк.

Шулай ук кайбер ишегалларында асфальт түшәмәгә дә, яктыртуга да гарантияләр гамәлдә. 2021 елдан 2024 елга кадәр төзекләндерелгән ишегалларында (бу 4083 ишегалды территориясе) район администрациясе һәм идарәче компанияләр вәкилләре катнашында әйләнеп узачак. Наилә Зиннәтуллина «Безнең ишегалды» программасы кысаларында бу юнәлеш иң мөһим юнәлешләрнең берсе, дип ассызыклады.

Моннан тыш, халыктан килгән сорауларга тиз арада җавап бирергә кирәк, диде ул һәм халыктан килеп тә вакыты чыккан мөрәҗәгатьләр булмаска тиеш дип сорады, чөнки бу тискәре йогынты ясый. Күп фатирлы йортларның ишегаллары - башланганнан алып ишегалды территориясен ачуга кадәр - халык белән турыдан-туры аралашу өчен менә дигән мәйданчык булып тора, диде Зиннәтуллина.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрне юл хезмәтләре белән, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре белән синхронлаштырырга кушты. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, программа срокларын үтәү һәм яңа төзелеш сезонына вакытында әзерләнү аеруча мөһим.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре