Рөстәм Миңнеханов: «Безнең метро төзергә компетенцияләребез бар»

Казан Россиянең мөстәкыйль рәвештә метро төзергә сәләтле аз санлы шәһәрләре рәтенә керә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының яңа тоннелен казуга старт биргәндә белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Иң мөһиме - безнең метро төзергә компетенцияләребез бар. Россиядә моны үзләре эшли ала торган берничә шәһәр генә санала. Без үз-үзебезне тәэмин итә алабыз. Безнең гаять зур байлыгыбыз – сез – моны эшләүче кешеләр», – диде Татарстан Рәисе.

Үз чиратында, Казан мэры Илсур Метшин, Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, барлык шәһәр халкы исеменнән рәхмәт белдерде һәм бу вакыйганың миллионлы шәһәр өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

«Сез – көчле республиканың көчле лидеры. Шуны да белеп торыгыз, сезнең артта без — нык егетләр тоннель үткәргеч машиналар белән басып торабыз», – дип өстәде «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре