Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең хисап-сайлау җыелышы бүген Казанда, Казан вертолетлар заводы (Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингы) мәйданчыгында узды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге вице-президенты Сергей Мытенков, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм башкалар катнашты.
Кереш сүз белән Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе әгъзаларына ассоциация президенты Александр Лаврентьев мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Республикасы ПСАның 2023-2025 еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясады, төп казанышларны атады. Алар арасында: Татарстан предприятиеләре продукциясен алга җибәрү, инновацион технологияләр кертү, белем бирү инициативаларын киңәйтү, төбәкара дәрәҗәдә Ассоциация позицияләрен ныгыту.
Александр Лаврентьев искәрткәнчә, оешмага 1990 елда нигез салынган, аңа Татарстан Республикасы ПСА әгъзалары булган 100дән артык предприятие керә. Продукция күләменең 70%тан артыгын Татарстан Республикасы ПСА әгъзалары булган предприятиеләр җитештерә.
Хисап-сайлау җыелышы барышында тавыш бирү уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча киләсе өч елга Ассоциация президенты итеп яңадан Александр Лаврентьев сайланды. Шулай ук ТР ПСА вице-президентлары һәм оешма советы составы расланды, аңа Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре керде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР ПСА әгъзалары алдында чыгыш ясап, ассызыклаганча: Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе республиканың икътисадый үсешендә мөһим роль уйный. «Республикада дәүләт, бизнес, профессиональ бергәлекләр арасында нәтиҗәле диалог оештырылды, - диде ул. – Без бердәм команда булып эшлибез, безнең предприятиеләр белән багланышларга һәрвакыт ачык, ярдәм күрсәтергә әзер».
Рөстәм Миңнеханов директорлар корпусы вәкилләренә республика предприятиеләренең эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр формалаштыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
"Агымдагы катлаулы шартларда Ассоциация проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә кушыла. Логистика һәм җитештерүне заманның яңа таләпләренә туры китереп үзгәртеп коруга ирешелде. 2025 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы начар булмады. Агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча да динамика яхшы. Монда безнең предприятиеләрнең, хезмәт коллективларының зур хезмәте тора", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген үз көчеңә таянырга, җитештерү кооперация чылбырын корырга кирәк.
"Бүген безнең өчен стратегик яктан мөһим бурыч - предприятиеләрнең югары уку йорты һәм тармак фәне белән тыгыз хезмәттәшлеген җайга салу. Кадрлар белән тәэмин итү төп мәсьәлә булып тора», - диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2026 ел Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Республикада 27 предприятие "Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» мактаулы исеменә лаек булды.
«Бүген безнең предприятиеләр коллективлары заводта эшләүчеләрнең алдагы буыннары салган данлыклы традицияләрне дәвам итәләр", - диде ул һәм дәүләт заказы продукциясен чыгаруны тәэмин итүче барлык җитештерүчеләргә рәхмәт белдерде.
Ышанам ки, уртак тырышлык белән без бүген безнең алда торган барлык бурычларны да үтәрбез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Хисап җыелышы кысаларында нотыклар белән төбәкнең кайбер эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре чыгыш ясады.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды.
Моннан тыш, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкукарлары берлеге бүләкләрен оешманың вице-президенты Сергей Мытенков тапшырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез