Рөстәм Миңнеханов парламентка еллык юлламасында татар шагыйрьләрен искә алды.
«Киләсе елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел, Герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 120 ел була. Аларның иҗаты бүген дә тормышчан. Безнең уртак бурыч – шагыйрләрнең мирасын киң яктырту», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Бөтендөнья татар конгрессы киләсе елны үз эшчәнлеге кысаларында Габдулла Тукай елы дип игълан итү башлангычы белән чыкканын әйтте. «Без моны хуплыйбыз», – диде.
«Тулаем алганда, алга таба да татар халкының үзенчәлеген саклап калуда, мәдәни кодын алга этәрү, шул исәптән, цифрлы мохиттә үстерүдә көчләрне берләштерү кирәк. Татарстан Хөкүмәтенә, Фәннәр академиясе белән берлектә, татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу программасына үзгәрешләр кертүне, аның киләчәк үсешенә басым ясаулары турында йөкләмә бирәм», – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез