Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Битаман» ҖЧҖ директоры Шәүкәт Вахитовны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Бу турыдагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«Республика агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән сизелерлек өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен», - диелгән текстта.
Оешма Татарстанның Биектау районында урнашкан һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез