Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Биектау районын 90 еллыгы белән котлады

Бүген Татарстанның Биектау районы оешуга 90 ел тулу билгеләп үтелә. Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган юбилей тантанасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Биектау районы республика җитәкчесе биографиясе белән тыгыз бәйле. 1993–1996 елларда районны нәкъ менә Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән, һәм хәзерге район башлыгы Равил Хисамутдинов билгеләп үткәнчә, «бу вазыйфада ул югары нәтиҗәләргә ирешкән».

«Администрация башлыгы булып эшләгән елларымны җылы хәтирәләр белән искә алам, ул чакта хезмәттәшләрем белән бергәләп катлаулы 90 нчы еллар проблемаларын хәл иттек. Район минем өчен һәрвакыт аерым бер урын алып торды һәм шулай булып кала», – диде Миңнеханов җыелганнарны сәламләп.

Ул район елъязмасының ил тарихы белән бергә язылуын ассызыклады. Бөек Ватан сугышы елларында Биектау халкы сугышчан һәм хезмәт батырлыгы күрсәткән. Районнан барлыгы якынча 17 мең кеше мобилизацияләнгән, аларның 10 меңе, кызганычка, кире әйләнеп кайтмаган. Бу җирлектәге биш кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

«Бүген махсус хәрби операциядә район егетләре Ватаныбызны батырларча яклый. Аларның күбесе бүләкләргә лаек булды. Безнең бурыч – һәр катнашучыга һәм аларның гаиләләренә кайгырту күрсәтү, һәлак булучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирү. Районда бу мәсьәләләр даими контрольдә тотыла, дип беләм», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Миңнеханов өстәвенчә, бүген район транспорт инфраструктурасы, уңайлы урнашуы һәм Казан белән күршелеге нәтиҗәсендә иң уңышлы районнарның берсе булып тора. Муниципалитет төрле өлкәләрдә актив үсеш ала, шуңа күрә республикабызның төрле почмакларыннан кешеләр аны яшәү урыны итеп еш сайлый.

Чыгышын тәмамлап, Татарстан Рәисе район ветераннарына, шулай ук икътисадның барлык тармакларында хезмәт куючы бүгенге эшчәннәргә рәхмәт белдерде. «Районның барлык халкына нык сәламәтлек һәм озын гомер телим», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре