Мәчет М-7 трассасының 805 нче чакрымында урнашкан, анда 50гә якын кеше сыя. Мәчетнең беренче катында ирләр өчен намаз уку бүлмәсе, чишенү бүлмәсе, тәһарәт алу бүлмәсе, икенче катында хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәсе, имам бүлмәсе һәм ифтарлар залы бар.
Төзелеш инициаторлары мәчеттән М-7 трассасы буенча узучы дин тотучылар файдаланачак дип уйлый.
Рөстәм Миңнехановка төзелеш һәм төзекләндерү эшләре тәмамланды, дип сөйләделәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез