Рөстәм Миңнеханов «Бифорком Тек» җәмгыяте директорлар советы рәисе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Бифорком Тек» ҖЧҖ, «Неорос» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Олег Лионов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Очрашу Kazan Digital Week-2025 форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.

Багланышлар, уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, компания колачлы проект – Мәскәүдә фотоника үзәген гамәлгә ашырган.

Мәскәү фотоника үзәге-Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган колачлы проект.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" нацпроект Минниханов

Көн хәбәре