Рөстәм Миңнеханов Биләрнең "Юнармеец" үсмерләр клубында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районына эшлекле сәфәре кысасында Биләр авылындагы “Юнармеец” үсмерләр клубында булды. Клуб Дан орденының тулы кавалеры Михаил Сергеевич Шляпников исемен йөртә.

2022 елда клуб бинасында капиталь ремонт үткәрелгән. Биредә юыну бүлмәләре, өч санузел белән ике киенү-чишенү бүлмәсе булдырылган. Бина видеокүзәтү, янгын сигнализациясе, хәрәкәт датчиклары белән, “Уңайлы мохит” проекты кысасында – пандус белән тәэмин ителгән. Клубка 300дән артыграк бала җәлеп ителгән.

Клубта “Биләрнең сугышчан сәхифәләре” Хәрби-тарихи музее урнаштырылган. Аерым экспозицияләре Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция тарихына багышланган. Музей тирәсендәге территориядә Бөек Ватан сугышы чоры техникасы (яңартылган) урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов балалар белән аралашты, музейда, актлар һәм бию заллары, спорт туризмы белән шөгыльләнү өчен скалодром, компьютер классында булды.

Республика Рәисе шулай ук юнармиячеләрнең махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен эшләгән төрле әйберләре белән танышты. Болар – чакма корычы, жгут, компас белән күп функцияле браслетлар, коры душ, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, “буржуйка”- мичләр, шулай ук азык-төлек ярымфабрикатлары.

Рөстәм Миңнеханов сәфәре азагында Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгән Биләр хәрбиләренә багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре