Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнаша

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнаша. Чара Казан Ратушасында уза. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге хәбәр итә.

«2025 елда Казан шәһәренең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында» төп нотык белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.

Казан мэры хәбәр иткәнчә, 2025 елда шәһәр бюджеты керемнәре 62,3 млрд сумга җиткән, алдагы ел белән чагыштырганда 7,2%ка арткан. Шулардан салым һәм салым булмаган керемнәр 38 млрд сумга җиткән, үсеш – елына 14,2%. Чыгымнар 64,3 млрд сумга кадәр үскән - яисә 2024 ел күрсәткеченнән 19%ка диярлек артык.

Бюджетның төп өлеше – 48 млрд сумнан артыгы, ягъни 75% чамасы – социаль һәм мәдәни өлкәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Бюджетны тулыландыруның төп чыганагы булып салым керемнәре кала. Аларның өлеше барлык керемнәрнең 51,5%ын, ягъни 32,1 млрд сум тәшкил итә. Иң күп керемнәрне физик затлар кеременә салым, салым салуның гадиләштерелгән системасы һәм җир салымы тәэмин иткән.

2025 елда тулаем территориаль продукт күләме бәяләү буенча 1,9 трлн. сум. 2025 елда үзләре җитештергән төяп җибәрелгән товарлар күләме – 926,2 млрд. сум һәм 6,3%ка үсеш күрсәткән. Сәнәгать җитештерүе индексы – 103,6%.

Казан мэры бүген гамәлгә ашырыла торган берничә мөһим проектны билгеләде. «Казаноргсинтез» предприятиесендә база полимерлары өчен катализаторлар фабрикасы төзелә башлаган, яңа пар-газ җайланмасын эшләтеп җибәрү эшләренең беренче этабы тәмамланган.

Казан вертолетлар заводында киң профильле эшчеләр әзерләү өчен уку үзәге булдырылган. Яңа механик эшкәртү җитештерүе ачылган.

«Казанькомпрессормаш» предприятиесендә нефть-газ комплексы өчен насос системалары чыгару цехы төзелгән. Аны эшләтеп җибәрү 2026 елның уртасына планлаштырылган.

Казан авиация заводының беренче импортны алмаштырган Ту‑214 самолеты сынау узган.

Шәһәрдә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе минималь булып кала - 0,19%. Шул ук вакытта 12 мең вакансия ачык кала, һәр эзләүчегә унлап тәкъдим бар.

Казан туристлар агымы буенча планны арттырган – 2030 елда 7 млн турист кабул итү күздә тотыла, дип белдерде хисап сессиясендә Илсур Метшин. «2025 елда Казанга 5,1 миллион кеше килде – без элегрәк үсеш стратегиясендә 2030 елга гына дип билгеләнгән чик иде бу. Бүген без яңа планка куябыз: 2030 елга 7 миллион турист кабул итү һәм тармакның гомуми әйләнеше 100 миллиард сумга җитү», – дип хәбәр итте Казан мэры.

2025 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында Казанда өч эре җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән: Серов урамындагы инклюзив бульварның икенче участогы, Акчарлак күлләре тирәсендәге территория, «Зилант» скверы.

Тагын биш локация Татарстан Республикасы бюджеты һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына төзекләндерелгән: Г. Камал ис. театрның яңа бинасы янында балалар мәйданчыгы барлыкка килгән; Казансу елгасында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл-храмга илтүче территория төзекләндерелгән; МХОдә катнашучыларга багышланган яңа зонада Җиңү Паркында мемориаль таш куелган; Декабристлар урамындагы «Яшьләр» скверының бер өлеше төзекләндерелгән, фронтовик шагыйрь Фатыйх Кәримгә һәйкәл куелган; « Салават Күпере» микрорайонында "Бионика" лицее янында генерал Мәхмүт Гәрәев бюсты куелган.

2026 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан башкаласында дүрт җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла.

Казан мэриясенең җентекле хисабы - Казан мэриясе сайтында https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/kazan-stala-liderom-sredi-gorodov-millionnikov-rossii-po-ploshchadi-zelenykh-nasazhdeniy/.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре