«Саннар начар түгел, әмма тыныч кына утырырга да ярамый. Хәзерге шартларда вазгыять бик тиз үзгәрә. Киләсе елга бюджетны шактый дефицит белән планлаштырабыз – 8,5 млрд сум. Без аның нинди акчалар белән капланачагын шунда ук аңларга тиеш. Чыгым йөкләмәләренә бик сак карарга кирәк. Безгә беренчел һәм социаль әһәмияткә ия йөкләмәләрне һичшиксез үтәү һәм бюджетның баланслылыгын тәэмин итү мөһим», - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, катгый финанс дисциплинасы дәүләт идарәсенең төп принципларының берсе булырга тиеш.
«Агымдагы шартларда төп бурыч – барлык керем чыганаклары буенча керемнәрнең уңай динамикасын дәвам итүне тәэмин итү», - дип билгеләде ул.
Татарстан Республикасы Рәисе физик затлардан милек салымнарын җыю буенча компания турында искә төшерде. Аның сүзләренчә, 1 декабрьгә кадәр 2,2 млн татарстанлы милек салымнарын түләргә тиеш.
Миңнеханов дәүләт һәм муниципаль органнарга, федераль хезмәтләргә һәм предприятиеләргә физик затларга билгеләнгән вакытта салым түләүне тәэмин итү өчен хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барырга кушты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез