Бу хакта ул үзенең МАКС каналында яза.
«Бу ялларда Татарстанда традицион тарихи фестиваль узачак. Безнең республикада һәм аннан читтә билгеле булган «Бөек Болгар» чарасы халыкара статуска ия. Программада урта гасыр көрәшләре генә түгел, төрле яшьтәге килүчеләргә исәпләнгән күңел ачу программалары да бар. Балалар белән килә аласыз!» – дип язды ТР Рәисе.
«Фестиваль кунакларын җанлы музыка, мавыктыргыч мастер-класслар, һөнәрчелек мәйданчыклары, төрле дәвергә караган тарихи кызык мәгълүматлар көтә. Кылычлы сугышлардан тыш, хәтта атка атланган рыцарьлар да бәрелешләрдә көч һәм осталыкларын сынатачаклар!» – дигән ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез