Әлеге объект агросәнәгать комплексының экспорт инфраструктурасының мөһим звеносына әвереләчәк. Тулы куәтенә эшли башлагач, элеватор ел саен чит илгә 150 мең тоннадан артык бөртекле һәм майлы культуралар җибәрергә планлаштыра. Компания тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Татарстанның көнбатышында эшләтеп җибәрелгән шундый ук комплекс узган ел йомгаклары буенча 223 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясе төяп озаткан.
Рөстәм Миңнеханов инвесторга республикадагы эше һәм Татарстанның агросәнәгать комплексына керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. "Соңгы елларда компания 10 районның агросәнәгать комплексын үстерүгә 38 млрд сумнан артык акча кертте. Нульдән заманча сөтчелек комплекслары, орлык заводы һәм логистик куәтләр төзеде. Һәм тулаем алганда авыл территорияләрен комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыруда, шулай ук тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ярдәм күрсәтә», - дип билгеләп үтте республика Рәисе.
Ул ассызыклаганча, проект республика авыл хуҗалыгы продукциясенең даими үсә торган күләмнәрен сату өчен өстәмә мөмкинлекләр ача.
Элеваторның сыйдырышлылыгы – 100 мең тонна ашлыкны бер мәртәбә саклау. Бу элеваторның үзенчәлеге – төяп җибәрүнең югары тизлеге: тәүлегенә 65 вагонга кадәр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез