Бүген Бөгелмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов шефлыкка алынган төбәкләргә гуманитар йөк җибәрүдә катнаштылар.
Җыелган ярдәмнең гомуми авырлыгы 22 тоннадан артып киткән. Йөк составына «Нива» автомобильләре, мотоцикллар, төзелеш материаллары, генераторлар, бензопилалар һәм җылыту мичләре кергән. Болар барысы да МХОдә катнашучылар ихтыяҗларын тәэмин итү, шулай ук торак фондын һәм коммуналь инфраструктура объектларын торгызу өчен каралган.
Бөгелмәдә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча системалы эш 2022 елдан бирле оештырылган. Узган ел гына да МХО зонасына 265 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Йөкне формалаштыруда җирле предприятиеләр һәм битараф булмаган кешеләр катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез