Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай урамы 5 йортта урнашкан яңа ачылган Күп функцияле үзәктә булды. Анда ул Бөтенроссия халык санын алуда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы икәнлген әйтте һәм үзе дә җанисәптә катнашты.
Яңа КФҮнең офисында кабул итү өчен 50 тәрәзә бар, мәйданы 1 725 кв. м. тәшкил итә.
Гражданнарны кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган, бина уңайлы итеп җиһазландырылган.
Татарстан Президенты гражданнарны кабул итү залын, хезмәткәрләрнең хезмәт зонасын, киңәшмәләр залын, уку һәм психологик ярдәм бүлмәсен карады.
Күп функцияле үзәктә Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашты – анкета сорауларына җавап бирде.
Соңыннан Татарстан Президенты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Бөтенроссия халык санын алуда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы.
«Безнең ил – бик зур, күпмилләтле, күп конфессияле. Әлбәттә, дәүләт безнең илдә кемнәр, нинди яшьтәге гражданнар, нинди милләт вәкилләре яшәвен, аларның белемнәре турында мәгълүматларга ия булырга тиеш. Бу мәгълүматларның барысы да хакимият органнары эше өчен бик мөһим. Бу нинди мәктәпләр кирәк булуын, халык мәнфәгатьләрен белү өчен кирәк. Әлеге халык санын алу киләчәктә дөрес карарлар кабул итү өчен зур мөмкинлекләр бирүен планлаштырырга ярдәм итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез