«Рөстәм Миңнеханов теләсә кайсы инвестор белән уртак тел таба ала. Бохара сәнәгать паркының Кытай резиденты татар телен белә булып чыкты», – дип язган Галимова МАКС мессенджерындагы каналында.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Бохара сәнәгатьне үстерү комплексында булып, Бохара өлкәсе хокиме Ботир Зарипов белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышкан иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез