Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Бохарада Татарстан ярдәме белән төзелә торган сәнәгать паркында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре барышында Бохарага килде һәм республика ярдәме белән төзелә торган Бохара сәнәгатьне үстерү комплексында булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Хәзерге вакытка сәнәгать паркы территориясендәге барлык корпуслар да төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Мәйданчыкта гидроизоляция полотносы җитештерү предприятиесе эшли инде. Соңгысы авыл хуҗалыгында, су хуҗалыгында һәм экологик проектларда кулланыла. Биредә Рөстәм Миңнехановка җитештерүне киңәйтү планнары турында сөйләделәр.

Моннан тыш, Татарстан Рәисенә сәнәгать паркы резиденты булырга ниятләгән компанияләрне дә күрсәттеләр. Сүз бетон өчен сыек химик өстәмәләр, логистик үзәк, электр жгутлары, полиэтилен пленкалар, күпер краннары (һ.б.) җитештерү турында бара.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бохара өлкәсе хокиме Ботир Зарипов белән дә очрашты. Әңгәмәдәшләр сөйләшү барышында төбәкләр арасында алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук сәнәгать паркы үсеше турында фикер алышты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре