Бүген Татарстан территориясенә Киев режимының дроннары һөҗүме итте. Әлеге һөҗүмне Рөстәм Миңнеханов үзенең телерам-каналында шәрехләде.
– Бүген дошман пилотсыз очкычларының Татарстан Республикасы территориясенә чираттагы һөҗүме булды.
БПЛАны бәреп төшерү вакытында аппарат ватыклары Алабуга районындагы автомобиль заводының КПП бинасына төшкән. Нәтиҗәдә бер хезмәткәр һәлак була. Барлыгы 13 кеше зыян күргән. Берсе авыр хәлдә. Барысына да тиешле медицина ярдәме күрсәтелде.
Урында янгын чыккан, аны юкка чыгару шулай ук оператив рәвештә тиешле хезмәтләр уздырган.
Һәлак булган хезмәткәрнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телим.
Курку һәм паника чәчү омтылышына карамастан, республикада барлык предприятиеләр һәм тормыш тәэмин итү объектлары тотрыклы рәвештә эшли. Оператив хезмәтләр даими әзерлектә тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез