«Куркынычсызлык мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып кала. Бу тема бездә һәрчак өстенлекле урында. БПЛА куркынычы, терроризм белән бәйле мәсьәләләрне гадиләштерергә ярамый. Түбән Камада без 13 кешене югалттык. Әгәр дә бу кешеләр сыену урынына китү буенча чараларны үтәгән булсалар, мондый югалтулар булмас иде», – диде Рәис.
Миңнеханов ассызыклаганча, «БПЛА куркынычы» режимы игълан ителгәндә, куркынычсызлык буенча тәкъдимнәрне үтәргә кирәк.
Ул өстәп әйткәнчә, мәгариф учреждениеләрендә дә куркынычсызлык чараларын үтәү контрольдә булырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, 10 августта Түбән Камага дошман дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды, 25 кеше хастаханәгә озатылды. Соңрак хастаханәгә салынган пациентлар санының артуы билгеле булды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез