Яклар эшлекле элемтәләрне үстерү, төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Беларусь Республикасы арасында товар әйләнеше өлкәсендә динамика уңай.
Тулаем алганда, Беларусь Республикасы Татарстанның әйдәп баручы партнерларының берсе булып тора. Республика Рәисе машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, шулай ук кайбер башка өлкәләрдәге хезмәттәшлекне аерым билгеләп үтте.
Искәртәбез, төрле елларда Петр Пархомчик Беларусь Республикасында җитәкче вазыйфаларын башкарган (2007-2020 елларда БелАЗ генераль директоры булган, 2020-2022 елларда Беларусь Республикасы Сәнәгать министры, 2022-2024 елларда Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез