Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россиянең рәислек итүенә әзерләнү һәм аны тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара Хөкүмәт йортында үткәрелде. Аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми кешеләр катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанда БРИКС илләре саммитына әзерләнү кысасында федераль оештыру комитеты һәм федераль министрлыклар, ведомстволар белән берлектә зур оештыру эше алып барыла. Саммитка әзерләнүне, шул исәптән 14 эш төркеме эшчәнлеген координацияләүне вице-премьер – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкчелегендәге оператив штаб башкара.
“Саммитка нибары ике ай ярым вакыт калып бара. Әзерләнү процессында финиш сызыгына чыктык. Планлаштырылган барлык чараларга зур җаваплылык белән карарга кирәк. Төп бурыч – иминлекне тәэмин итү”, – дип басым ясап әйтте республика Рәисе.
Исегезгә төшерәбез: Казанда БРИКС саммиты быел 22-24 октябрьдә узачак. Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен Россия Президенты Владимир Путин 22-24 октябрьне Казанда ял көннәре буларак игълан итү турында карар кабул иткән. Әлеге документ нигезендә Татарстан Рәисе Указы әзерләнгән.
Саммитка әзерләнүгә килгәндә, Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, 18 юл өлешендә төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Шәһәрнең төп урамнарын яшелләндерү кысасында өстәмә рәвештә 300 агач һәм 5 мең куак утыртылган. 14 юл өлешендә су белән тәэмин итү, канализация, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылган. Барлыгы 5,5 чакрым озынлыктагы челтәрләр яңартылган. Меңьеллык паркы, Казан Кремле янындагы Меңьеллык мәйданчыгы кебек 6 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән. Горький паркын “капкасын” һәм “Казан” сәламләү стеласын яңарту эшләре дәвам итә. Казан Ратушасы бинасы төзекләндерелгән.
Рөстәм Миңнеханов кунакханәләрне әзерләүне, алардагы персоналның квалификациясен күтәрүне аерым игътибар үзәгенә алырга кушты. Туризм буенча дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов сүзләренә караганда, бу максатта махсус семинар оештырылачак.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ике атнадан – 21 августта Мәскәүдә федераль оештыру комитеты утырышы үткәрелеп, анда республиканың әзерлеге бәяләнәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез