Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммитына килгән дәүләт башлыкларының фотосурәтләрен урнаштырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында һәм “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килгән илләр башлыкларының фотосурәтләрен урнаштырган.

“Башладык! #БРИКС #BRICS2024” – дип язып куйган республика башлыгы фотосурәтләрнең астына.

Фотоларда КХР Рәисе Си Цзиньпин, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Мисыр Президенты Абдель Фаттах ас-Сиси һәм Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса сурәтләнгән.




Минниханов опубликовал в соцсетях фото мировых лидеров, прибывших на саммит БРИКС

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре