Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: БРИКС халыкара төзелеш атналыгы кысаларында 100дән артык килешү имзаланды

БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы кысаларында 100дән артык килешү имзаланды, шул исәптән республикада эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында да. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Беренче БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы Казанда 10-13 ноябрьдә узды. Эшлекле программа тәкъдим ителде: 137 чара, тармак форумнары, зур күргәзмә экспозициясе. Төзелеш атнасында җирлекләрнең тарихи мирасын саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Ребус» халыкара форумы аерым урын алды.

Татарстан Рәисе БРИКС төзелеш атнасын оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Мондый чаралар безгә илләр арасындагы партнерлыкны ныгытырга, иң яхшы тәҗрибәләр уртаклашырга, актуаль тармак мәсьәләләре буенча тиешле хәл ителеш табарга мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре