Рөстәм Миңнеханов: «Бу – беренче чиратта торырга тиешле бурыч»

Республика программалары һәм Илкүләм проектлар кысассында башкарыла торган эшләр комплекслы рәвештә алып барылырга тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында әнә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, торак төзелеше социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасы белән бергә алып барылырга тиеш. «Бу – Пространствоны планлаштыру институтының беренче чиратта торырга тиешле бурычы», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш ул торак төзелеше тармагында Хөкүмәткә Россия Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе эше кысасында, федераль Хөкүмәт белән берлектә, төзелештә рискларны булдырмау мәсьәләсен карарга кирәклеген искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре