Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да узган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Ул билгеләп үткәнчә, быел республика кырларында лаеклы уңыш үстерелгән – эшкәртеп бетергәннән соң 4,5 млн тонна ашлык (ашлык кукурузын да кертеп). 2 млн 300 мең тонна шикәр чөгендере, 1 млн 100 мең тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә җыю планлаштырыла, терлекләрне продуктив кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән.
«Бу – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәребезнең профессиональлеге һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсе, моның өчен аларга зур рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга. Бөртеклеләр иң күп Буа, Тәтеш һәм Арча районнарында суктырылган. Чынлы (Чүпрәле районы), Тукай (Әтнә районы), Вахит (Кукмара районы) авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук алдынгы агрохолдинглар – Чистай, азык-төлек программасы, Август-Агро лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов алдынгы комбайнчыларны алкышлар белән сәламләргә тәкъдим итте. Болар – Минзәлә районыннан Владислав Гарнышев; Чүпрәле районыннан Алексей Павлов; Буа районыннан Марат Алимов. Залда шулай ук «Агроном» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия конкурсы җиңүчесе – Актаныш районыннан Рүзил Зәкиев һәм «Яшелчәче» номинациясендә призлы урын яулаган Арча районыннан Раил Шакирҗанов та бар иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез