Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көне кысасындагы чараларда катнаша

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыга эшлекле сәфәр кыла. Сәфәрнең төп максаты – Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысасындагы чараларда катнашу.

Тантана Чаллының Орган залында узачак. Орган залы янындагы мәйданчыкта төбәк предприятиеләрендә җитештерелә торган заманча автотехника күргәзмәсе булдырылган.
Рөстәм Миңнеханов “КамАЗ” йөк машиналарының яңа модельләре, башка техника белән танышкан. Биредә “ЕлАЗ”, “Казаньсельмаш”, “Соллерс Алабуга” кебек предприятиеләрнең продукциясе тәкъдим ителгән.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Машина төзүчеләр көне 2017 елдан бирле Чаллыда үткәрелеп килә. Бүгенге чарада, гадәттәгечә, Татарстан машина төзелеше тармагының иң яхшы хезмәткәрләре, шулай ук республика ведомстволары министрлары, муниципалитетлар башлыклары һәм төп машина төзү предприятиеләре җитәкчеләре катнаша.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре