Рөстәм Миңнеханов Changan компаниясенең цифрлы интеллектуаль автозаводы белән танышты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Чунцион шәһәрендә Changan компаниясенең цифрлы интеллектуаль автозаводы белән танышкан. Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов Кытайга эшлекле сәфәр кыла. Предприятие иң зур 20 җитештерүче исәбенә керә. Штаб-квартирасы Чунцинда урнашкан. Changan Automobile узган елда дөньяның төрле илләренә 2 683 000 автомобиль саткан.

Changan 2024 елда Huawei һәм China Unicom белән берлектә үз тарихында беренче тапкыр цифрлы интеллектуаль завод ачкан. Аның мәйданы 770 мең кв м тәшкил итә. Заводта, 800дән артыграк “акыллы” җайланманы, 1400 робот, 650 автоном транспорт чарасын һәм 200дән артыграк автоматлаштырылган эш станциясен кертеп, өр-яңа технологияләр урнаштырылган. Завод һәр клиентка автомобилен үзенә яраклаштыру һәм уникальләштерү мөмкинлеге бирердәй җитештерү ысулларыннан файдалана. Клиент, автомобиль моделеннән һәм төсеннән алып, “кыяфәте” һәм өстәмә опцияләренә кадәр, барысын да үзе мөстәкыйль сайлап ала. Завод елына 280 мең машина җитештерү мөмкинлегенә ия. Конвейердан һәр минут саен яңа автомобиль төшә.

Changan Automobile Group оча торган автомобильләр һәм кешегә охшаш роботлар булдыру өчен 7 миллиард доллар чамасы тоту планлаштыру. Әлеге проектлар Changan компаниясенең, шул исәптән электромобильләрне робот техникасы һәм ясалма акыл технологияләре белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән яңа экосистемасының бер өлеше булып тора. Компания 2026 елга оча торган тәүге машина җитештерүне һәм 2027 елга андроид булдыруны күздә тота.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре