Рөстәм Миңнеханов Chongqing Machinery & Electronics Holding холдинг төркемендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Chongqing Machinery & Electronics Holding холдинг төркемендә булды. Очрашу Кытай Халык Республикасына эш визиты кысаларында узды.

Chongqing Machinery & Electronics Holding (CME) - дәүләт активлары белән идарә итәргә вәкаләтле инвестиция оешмасы.

Хәзерге вакытта CME турыдан-туры 31 предприятие, 133 бала компаниясе белән идарә итә. Холдинг югары технологияле җиһазлар җитештерү, электрон мәгълүмат, транспорт җиһазлары, база производствосы һәм материаллар, шулай ук җиһазлар җитештерү буенча хезмәт күрсәтүләр өлкәсен һәм башкаларны үз эченә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре