Татарстанда барлык яшьтәгеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү һәм IT-өлкәдә укытуның комплекслы системасы төзелгән: балалар IT-паркы һәм башлангыч IT-мәктәп эшли, 30 урта белем бирү учреждениесе һәм 11 югары уку йорты белгечләр әзерли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week халыкара форумының пленар сессиясендә белдерде.
«Цифрлы икътисад квалификацияле кадрлар таләп итә», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Ул республикада «21 нче мәктәп», ә өлкән буын өчен өченче буын университеты эшләвен әйтте. Иннополис Университеты базасында ясалма интеллект өлкәсендә федераль фәнни-тикшеренү үзәкләренең берсе булдырылды. Эшләү дәверендә Россиянең эре компанияләре өчен 80нән артык проект гамәлгә ашырылды.
«Студентларның ясалма интеллект буенча белем бирү программалары белән кызыксынуын билгеләп үтәсем килә. Яңа уку елында конкурс бер урынга 30 кешене тәшкил итте», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, илебез өчен IT-өлкәдә тагын бер куәтле кадрлар үзәге – Казан элемтә техникумы. Хәзерге вакытта анда илнең 38 төбәгеннән 1,7 мең студент белем ала.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, техникумда ясалма интеллект өлкәсендә яңа белем бирү программасы әзерләнгән һәм киләсе уку елыннан шуның буенча студентлар әзерли башлау планлаштырыла.
Ул шулай ук, ясалма интеллект математика белән тыгыз бәйләнгән, шуңа күрә «физик-математик алгарыш» проектына зур өметләр баглана, дип өстәде. Аның кысаларында бөтен республика буенча 2 мең укучы математика түгәрәкләрендә шөгыльләнә, ә 1 меңгә якын укучы математиканы тирәнтен өйрәнү программасы буенча физика-математика сыйныфларында белем ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез