Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай дип белдерде. “Быел креатив индустрияләрне үстерү бурычларын гамәлгә ашыру кысасында Уникаль осталык үзәге эшли башлады”, – дип искә төшерде ул. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәзер Татарстанда 9 яңа мәдәни объект төзелеп килә һәм 38е капиталь төзекләндерелә.
Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, мәдәният тармагының матди-техник базасын ныгыту эше дәвам итә. “Киң колачлы реконструкция эшләреннән соң Казан дәүләт яшь тамашачы театры ачылды. Ул иҗади яшьләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнергә тиеш”, – диде Рәис.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез