Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәренең ККП Секретаре Юань Цзянцзюнь белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәренең Кытай Коммунистлар партиясе Секретаре Юань Цзяцзюнь белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Чунцинга эш сәфәре кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов Секретарьга җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде һәм Чунцинда беренче тапкыр булуын һәм шәһәргә соклануын белдерде.

"Узган елда Россия-Кытай мөнәсәбәтләренә, Кытай Халык Республикасына, 75 ел тулды. Си Цзиньпин белән очрашуда илебез Президенты Владимир Владимирович Путин билгеләп үткәнчә, без тулы ышаныч белән раслый алабыз – бу багланышлар хәзерге дөньяда дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ничек төзелергә тиешлеге үрнәге булды», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Кытай багланышларын үстерүгә үз өлешен кертә. Татарстанның Кытай провинцияләре, шул исәптән Чунцин белән 8 килешүе имзаланган. Ә Татарстан башкаласы Казан Кытайның алты шәһәре белән тугандаш элемтәдә тора. "Безнең эшлекле даирәләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен бик күп юнәлешләр бар. Бу: сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек, уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, IT-өлкәдә, сәламәтлек саклауда кооперация», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, бүген безнең илләр өчен логистика мәсьәләсе актуаль. Аерым алганда, Ефәк юлы кебек зур проект – «Бер пояс, бер юл». «Европа-Көнбатыш Кытай» транспорт маршруты составында «Мәскәү-Казан» М-12 тизйөрешле автомобиль юлы сафка бастырылды. Татарстанда «Алабуга» МИЗ территориясендә Россиядә иң эре логистика үзәге төзелде, ул безнең илләр арасында йөк ташу өчен кулланыла. "Казан-Шанхай маршруты буенча туры авиаэлемтәне эшләтеп җибәрү бизнес-элемтәләрне ныгытуга һәм туристлар агымын үстерүгә зур өлеш кертте", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Март ахырыннан Хайнань утравына туры рейслар башкарыла. Секретарь шәхси очрашуга бик шат булуын әйтте. Ул белдергәнчә, Кытайда барысы да Си Цзиньпинның узган елның октябрендә Казанга БРИКС саммитына килү кадрларын күзәткән. «Сез безнең өчен хөрмәтле кунак", - дип ышандырды ул.

Юань Цзяцзюнь төбәк хезмәттәшлегенең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, Татарстан белән Чунцин арасында элек килешү имзаланган булган инде, һәм быел май аенда Казанда узачак «Идел-Янцзы» чаралары кысаларында Кытай шәһәре җитәкчелеге яңа килешү имзалау мөмкинлеген карый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре