Бүген Кытай Халык Республикасына (КХР), Чунцин шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Чунцин» эшлекле форумында катнашты. Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ил һәм шәһәр җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарлары һәм эшлекле форум уздыру, яңа уртак проектлар турында сөйләшү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
"Соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләре киң колачлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек дәрәҗәсенә чыкты. Узган елның октябрендә республикабыз башкаласы Казанда узган XVI БРИКС саммиты бу юлда мөһим вакыйга булды. Әлеге халыкара форумда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны кабул итү безнең өчен зур мәртәбә булды», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, Татарстан күп еллар дәвамында Кытай партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Традиция буенча товар әйләнеше арта. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 9%ка арткан һәм 3,3 миллиард доллар тәшкил иткән. Кытайдан җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 38,7 миллион долларга җиткән. "Кайбер Кытай провинцияләре, шул исәптән Чунцин шәһәре белән без «Идел-Янцзы» форматында хезмәттәшлек советы кысаларында эшлибез", - дип билгеләп үтте форумда катнашучылар игътибарын Рөстәм Миңнеханов. Янцзы - Чунцин аша аккан эре елгаларның берсе.
"Без булган база кысаларында Чунцин белән тыгызрак мөнәсәбәтләрне үстерергә теләр идек. 2019 елда ук сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү имзаланды. Чунцин - Кытай икътисадының локомотивларының берсе. Сездә химия, машина төзелеше, электрон, металлургия сәнәгате, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсе алга киткән. Безгә эшлекле даирәләрнең нинди юнәлешләрдә тыгыз эшли алуын игътибар белән карарга кирәк дип саныйм», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. «РОСТКИ» Россия-Кытай эшлекле форумы тыгыз багланышлар урнаштырырга мөмкин булган мәйданчыкларның берсе, диде форум барышында Татарстан Рәисе.
"Соңгы чарага Кытайның 10 меңнән артык дәүләт хакимияте, бизнес-бергәлек, академик даирә вәкилләре җыелды. Форсаттан файдаланып, катнашучыларның барысын да агымдагы елның августында уздырырга ниятләгән «РОСТКИ» өченче форумына чакырасым килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Чунцин вице-мэры Сюй Цзянь әфәнде форумда катнашучыларны шәһәр җитәкчелеге исеменнән сәламләде. "Россия белән Кытайның дустанә мөнәсәбәтләре тирән тарихка ия. 2024 елның октябрендә очрашу вакытында безнең илләрнең президентлары, безнең илләрнең икътисадлары үсешен тәэмин итү өчен, үзара хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәклеген ассызыкладылар. Бу төбәкләр дәрәҗәсендә алга таба хезмәттәшлек өчен ориентир", - дип билгеләп үтте мэр урынбасары.
Ул Чунцинның Кытайның төбәк үсешендә аерым роль уйнавына игътибар итте. 2024 елда тулаем төбәк продукты 3,2 трлн юань тәшкил иткән, бу күрсәткеч буенча Чунцин илдә алда бара. «Бездә Кытай мәкале бар - бердәм фикер теләсә нинди тауларны һәм океаннарны уза. Ышанам, безнең дуслык моңа дәлил булыр", - дип йомгаклады Сюй Цзянь. Форум барышында Чунцин шәһәрен тәкъдир итү булды.
Татарстанның сәүдә-икътисадый потенциалы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сөйләде. Чарада катнашучылар өчен «РОСТКИ» форумын республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдир итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез