Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Яз һәм Хезмәт бәйрәме, шулай ук Җиңү көне алдыннан “иң-иңнәрне” хөрмәтләү булып узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, быел Россия Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Тарихи хәтерне саклау һәм ветераннарга рәхмәт йөзеннән, юбилей елы Президент тарафыннан Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. “Әлеге вакыйганың әһәмияте әйтеп бетергесез зур: һәр гаиләнең бүген дә исән-сау булган яки бакыйлыкка күчкән үз ветераны бар. Җиңү көне хаклы рәвештә төп бәйрәм, бөтен халык бәйрәме булып тора. Без һәрвакыт Бөек Ватан сугышында катнашучыларга зур ихтирам күрсәтәбез, яу кырларында һәлак булганнарның истәлеген яд итәбез, аларның батырлыгы һәм фидакарьлегенә сокланабыз”, – диде Рәис.
Аның әйтүенчә, бүген залда фидакарь тыл хезмәтчәннәре дә бар. Болар – Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе ветераны Гөлҗәүһәр Карташова, агросәнәгать комплексы ветераны Фатыйма Сафина, “Сетевая компания” ветераны Федор Казайкин, Казан вертолет заводы ветераннары Минислам Вәлиев һәм Гаврил Пестов. “Сезгә түбәнчелек белән баш иябез! Сезнең белән горурланабыз һәм гаять зур рәхмәтебезне белдерәбез!” – дип мөрәҗәгать итте аларга Рөстәм Миңнеханов. “Ветераннар ТАССР оештырылуга 100 ел” медальләре белән бүләкләнде.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар совет солдатлары һәм офицерларының каһарманлыгы үрнәгендә үзләренең хәрби бурычын үти. Бүгенге тантанада шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан кайберләрен күрергә була иде.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, кыенлыкларга карамастан, республика динамикалы төстә үсүен дәвам итә. Татарстанда дөнья дәрәҗәсендәге зур чаралар уздырыла. Тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерүгә инвестицион һәм инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов төрле өлкәләрдә үз эшенең осталарына бүләкләр тапшырды. Алар арасында – заводта эшләүчеләр, төзүче, инженер, нефтьче, авыл хуҗалыгы хззмәткәрләре, педагоглар, табиб, мәдәният һәм спорт әһелләре, хокук саклау органнары һәм башка дәүләт органнары хезмәткәрләре, дини эшлеклеләр. Барлыгы 56 кешегә дәүләт бүләге тапшырылды.
Аерым алганда, запастагы гвардия подполковнигы, “Барс-16” махсус билгеләнештәге аерым отряд командиры Рафаэль Әхмәров, кече лейтенант, 37 нче мотоукчылар полкының хәрби-сәяси эш буенча рота командиры урынбасары Дамир Гафаров республика Рәисе кулыннан “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медален алды.
Азнакай районыннан 4 баланың әти-әнисе Альбина һәм Назыйф Хәсәновларга “Ата-ана даны” ордены медале тапшырылды. Татарстан Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Рузия Закирова, Татарстан мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур Җәләлетдинов “Дуслык” орденына лаек булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре