Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 4 октябрьдә киләсе елга бюджет проектын республика Дәүләт Советына кертте. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бюджет юлламасы составында - 36 кушымталы «2026 елга һәм 2027, 2028 еллар планлы чорына бюджет турында» закон проекты. Юллама составына шулай ук 2026 елга һәм 2027, 2028 елларның планлы чорына ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты керә», – диделәр министрлыкта.
Закон проектының гомуми күләме 4,5 мең биттән артып китә. Аның буенча зона киңәшмәсендә, парламент тыңлауларында һәм республика Дәүләт Советы комитетлары утырышларында фикер алышачаклар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез