Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың тышкы һәм эчке хәле турында Дәүләт Советында юллык Юллама белән чыгыш ясаячак.

Ул яңа – җиденче чакырылыш парламенты алдына бурычлар куеп, төбәкнең төп үсеш юнәлешләрен билгеләячәк.
Юллама җиденче чакырылыш Дәүләт Советының икенче утырышы кысасында булачак. Чара Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концерт залында уздырылачак. 10.00 сәгатьтә башлана. Утырыш телевидение һәм радио аша тапшырылачак.
Утырышка, депутатлардан тыш, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре чакырылган. Барлыгы 670 кеше катнашачак.
Шуннан соң 12.00 сәгатьтә республика парламентының өченче утырышы ачылачак. Аның көн тәртибенә 18 мәсьәлә, шул исәптән 14 закон проекты кертелгән. Барысы да беренче укылышта каралачак.
Депутатлар, аерым алганда, 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет турында, оешмалар милкенә салым турында законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектларын караячак.
Моннан тыш көн тәртибенә җәмәгать судьяларын сайлау һәм “Ватаным Татарстан” газетасы баш редакторын билгеләү турында мәсьәләләр кертелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре