Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» командасын 2026 елда чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатында җиңүе белән котлады. Ул котлау телеграммасын команда уенчыларына, баш тренер Араик Маргарянга, клуб җитәкчелегенә, Татарстанның Чирәмдәге хоккей федерациясенә һәм «АК БАРС Банк» җитәкчелегенә юллаган.
«Казанның “Динамо-Ак Барс” командасы 20 елдан артык илнең иң көчле командасы исемен лаеклы рәвештә йөртә. Ул һәрвакыт югары дәрәҗәдәге спорт осталыгын, уен матурлыгын күрсәтә, көчле рухын һәм бердәмлеген саклый», – дип язган Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов чемпион исемен яулауның җиңел булмавын, ә аны саклап калуның тагын да катлаулырак икәнен билгеләп үткән. Ул спортчыларга үз эшләренә тугрылыклары һәм тырышлыклары өчен рәхмәт белдергән.
Татарстан Рәисе әлеге сыйфатлар спортчыларга мәйданда да, тормышта да яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдергән.
Рөстәм Миңнеханов командага ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез