Котлау телеграммасы волейболчыларга, команданың баш тренеры Зоран Терзичка, «Динамо-Ак Барс» клубы президенты Леонид Барышевка, ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка юлланган, дип яза Татар-информ.
«Сезне Россия Суперкубогында яулаган җиңүегез белән котлыйм. Бу уңышның әһәмияте икеләтә зур, чөнки «Динамо-Ак Барс» дүртенче мәртәбә әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булды һәм бу абруйлы турнирда үз рекордын яңартты», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез