«Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән физкультура-спорт оешмасы – «Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы бүләкләнде», – дип хәбәр итте чараны алып баручы. Аннан соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
«Үзенең данлы йөз еллык тарихында «Динамо» меңләгән талантлы спортчылар һәм остазлар тәрбияләде, Олимпия уеннары һәм дөнья беренчелекләре, континенталь һәм милли турнирлар чемпионнарын һәм призерларын әзерләде; физкультура һәм спортны популярлаштыруга, яшьләрне актив яшәү рәвешенә җәлеп итүгә ярдәм итте, батырлык, рух ныклыгы һәм спорт осталыгы символына әверелде», – диде ТР Рәисе үзенең тантаналы чыгышында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез