Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Татарстан» волейбол клубын ил чемпионатында җиңүләре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Татарстан» клубы җитәкчелеген һәм спортчыларын кар волейболы буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.

Котлау телеграммасы спортчыларга, команда тренеры Андрей Лебедевка, ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе һәм ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм ТР «Динамо» ФСО рәисе Әсгать Сәфәровка юлланган.

«Яңа Уренгойда кар волейболы буенча Россия чемпионатында матур җиңүегез белән котлыйм. Сез өченче тапкыр, шәп техника, зур осталык һәм чыннан да ныклы ихтыяр күрсәтеп, мактаулы трофей ияләре булдыгыз», – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

ТР Рәисе сүзләренчә, нәкъ менә татарстанлыларның бүген бу чагыштырмача яшь спорт төрендә югары осталык планкасын куюы, республика волейбол мәктәбенең лаеклы дәрәҗәсен раслый.

«Барыгызга да тырыш хезмәтегез, искиткеч уен, салкын Себердән килгән кайнар хисләр өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызга да яңа һөнәри уңышлар һәм һәрвакыт уңышлар телим», – дигән Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре