Рөстәм Миңнеханов “Дом.РФ” рәисе урынбасары белән ипотека турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Дом.РФ” акционер җәмгыяте рәисе урынбасары Алексей Ниденсон белән очрашты. Очрашу “Казан-Экспо” күргәзмә үзәгендә узды. Биредә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе уза.

“Яклар торак төзелешен һәм инфраструктура проектларын үстерү ягыннан хезмәттәшлек итү, дәүләт ярдәме нигезендәге ипотека программаларын гамәлгә ашыру, шәхси торак төзелешен алга таба үстерү кебек мәсьәләләр буенча сөйләште”, – дип хәбәр ителгән Татарстан Рәисенең рәсми сайтында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре