Рөстәм Миңнеханов: «Дошман пропагандасын мөмкин кадәр киметергә кирәк»

Әлеге минутларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый. Чыгышында ул балигъ булмаганнар арасында җинаять очраклары артуы җәһәтеннән борчылуын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов депутатларны балигъ булмаганнарны хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп иткән өчен җаваплылыкны катгыйландыру буенча тәкъдимнәр кертергә өндәде.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, яшьләр белән эш системалы һәм комплекслы булырга тиеш. «Үсеп килүче буынны мөмкин кадәр колачларга, барлык категория үсмерләр белән дә эшләргә кирәк. Барыннан да элек, бу – Яшьләр эшләре һәм Мәгариф министрлыгының җаваплылыгы», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бу җәһәттән республика һәм муниципаль хакимият органнары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, патриотик һәм ветераннар оешмалары арасында багланышлар булырга тиеш. «Алдынгылар хәрәкәте»нең потенциалын киңрәк эшкә җигәргә кирәк. Бу эшчәнлектә чорыбызның чын каһарманнары – СВО ветераннары да актив катнашсын иде. Хәзерге көндә безнең балаларыбызның акылына тәэсир итәргә тырышалар. Шуңа да дошман пропагандасын мөмкин кадәр киметергә кирәк», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре