Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән. Gulfood һәр ел саен 125 илдән 5 меңнән артыграк компанияне үзенә җыеп, 130 меңнән күбрәк кеше кабул итә. Күргәзмәнең гомуми мәйданы 200 мең квадрат метрдан артып киткән. Gulfood күргәзмәсендә Татарстан 2021 елдан бирле катнаша. Күргәзмә тармакта партнерлык элемтәләрен җайга салу өчен нәтиҗәле чара булып, Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә чыгаруны арттыруга ярдәм итә.
Dubai Expo City күргәзмәсендә Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән бергәләшеп Россия стенды ачылышында булган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез