Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Г.Кәриев ис. театр сәхнәсендә куелган "Э-моция инклюзив театраль студия спектаклен карады.
«Что я помню о себе» ("Үзем турында истәлекләр") стпектакле Татарстаннан Сиднейга яшәргә күчкән уңышлы яшь кеше турында. Төшләрендә ул балачагын күрә һәм уңышлы карьерасына карамастан, ул туган җиренә кайт турында уйлый.
Тамаша ике теләдә бара - татарча һәм русча. Сәхнәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр уйный. "Э-моция" студиясе иҗат аша аларны социальләштерү максатын куя. Өч елда актерлар Россиянең 12 шәһәрендә кырыктан артык спектакль күрсәтә.
2019 елның декабрь аенда "Э-моция" инклюзив театраль студия җитәкчесе Инесса Клюкина «Доброволец России» бөтенроссия конкурсында "Ел волонтеры" номинациясендә җиңде. Бүләкне аңа Россия Президенты Владимир Путин тапшырды, ә "Э-моция" инклюзив театраль студиясе "Мөмкинлекләр тигезлеге" номинациясендә иң яхшы проект булып танылды.
Рөстәм Миңнеханов спектакль тәмамлангач, "Э-моция" коллективына рәхмәтен белдерде һәм иҗади осталыкларын билгеләп үтте. "Кыска вакытта "Э-моция" студиясе Россия дәрәҗәсендә аеруча профессиональ коллектив икәнлеген раслады. Шуны без дә бүген күрдек. Спектакль барышында артистлар бик әйбәт күтсәтә алган әһәмиятле тема күтәрелә", - диде ТР Президенты.
Ул искәрткәнчә, иҗат төркеме казанышлары, кеше нинди генә катлаулы хәлдә булса да, уңышка ирешә алуын күрсәтте.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Э-моция" коллективына инклюзив культура үсешенә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. ТР Президенты шулай ук студиягә махсус җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез